Зәйдә район Советы даими комиссиясе утырышы узды

2019 елның 14 июне, җомга
Бүген хакимиятнең зур залында район Советының законлылык, регламент, җирле үзидарә һәм депутат этикасы, Экология, җир мәсьәләләре, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм транспорт буенча даими комиссияләренең уртак утырышы узды. Комиссия эшендә муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Советы депутатлары - даими комиссия әгъзалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Совет аппараты һәм Башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре катнашты. Утырышның көн тәртибенә 4 мәсьәлә кертелгән иде. Мәгълүмат белән Зәй шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Д.Е. Пермяков, Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының баш белгече Ю.В. Муханов, Зәй муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир мөнәсәбәтләре бүлеге әйдәп баручы белгече С. Ю. Никулина чыгыш ясады. Барлык карарлар проектлары Зәй муниципаль районы Советының чираттагы утырышында каралачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International