“Чәчәкләр дөньясына сәяхәт”

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

18 июнь көнне С.Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте әгъзалары өчен “Чәчәкләр дөньясына сәяхәт” дип аталган әдәби музыкаль кичә узды.Чәчәкләрсез дөньяны күз алдына китерүе дә кыен.  Чараны алып баручылар О.Н.Руди һәм Г.В. Лаврентьева чәчәкләр турында фактлар һәм  легендалар белән  таныштырдылар. Л.П.Семерякова башкаруындагы җырлар кичәгә ямь өстенә ямь өстәде. “Чәчәкләрнең гаҗәеп дөньясы” китап күргәзмәсе һәм “Гүзәл гөлләр вальсы” видео-презентация дә һәркемнең күңеленә хуш килде. “Чәчәкләр турында без нәрсә беләбез?” викторинасында да кунаклар бик теләп катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International