Зәй районында эшсез гражданнар һөнәри белем алды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге тарафыннан һөнәри белем алуга җибәрелгән эшсез гражданнар «1С операторы: Бухгалтерия» курсын үтү турында таныклык алды.

Апрель аенда уку төркеме тупланган иде, аңа өстәмә белем алырга теләк белдергән 8 эшсез гражданин керде. Алар барысы да уку дисциплиналарын тапшырып һәм чыгарылыш эшләрен яклап, укуны уңышлы тәмамлады.

Хәзерге вакытта төягеч йөртүче, күтәргеч механизмнар өчен йөкләрне беркетүче (стропальщик), 1С операторы, ЭВМ операторы һәм чәчтараш һөнәрләр буенча төркемнәр төзелә. Тулырак мәгълүматны 8(85558) 7-15-43 телефоны буенча белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International