Зәйдә шәһәр төзелеше Советының чираттагы күчмә утырышы узды

2019 елның 18 июне, сишәмбе
Бүген Зәйдә район башлыгы Р. Г. Кәримов катнашында Зәй муниципаль районы шәһәр төзелеше Советының күчмә утырышы узды. Утырышта катнашучылар шәһәрнең 7 объектында булдылар, аларда проблемалы мизгелләр турында фикер алыштылар. Үз эшчәнлекләре турында мәгълүмат белән учреждение җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр чыгыш ясады. Барлык мәсьәләләр Зәй шәһәре һәм Зәй районы прокуроры Р. Кәримов катнашында каралды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район башлыгы Р.Г. Кәримов шәхси эшмәкәрләргә һәм районның җаваплы затларына тиешле күрсәтмәләр һәм киңәшләрен бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International