ЯҢАЛЫКЛАР


31
март, 2025 ел
дүшәмбе
28 меңнән артык медицина хезмәткәре ай саен махсус социаль түләү рәвешендә финанс ярдәме ала. Ел башыннан СФР төбәк бүлеге медицина хезмәткәрләренә 8,6 млн. сумнан артык акча күчергән.

30
март, 2025 ел
якшәмбе
Бүген дөньяның бар мөселманнары изге Рамазан бәйрәме- ураза тәмамлануын билгеләп үтәләр. Шәһәрнең һәм районның барлык мәчетләрендә бәйрәм уңаеннан тантаналар узды. Таңнан торып, йөзләгән кеше Т. Ялчыгол исемендәге Үзәк шәһәр мәчетенә бәйрәм намазына җыелды. Иртәнге намаздан соң монда Коръән аятьләре укый башладылар, вәгазьләр сөйләделәр.

29
март, 2025 ел
шимбә
Хөрмәтле мөселманнар, кадерле зәйлеләр! Ихлас күңелдән барыгызны да якынлашып килүче Ураза гаете белән котлыйм! Бу бәйрәм тирән рухи мәгънәгә ия һәм ул иманны ныгыту, үз-үзеңне камилләштерү һәм әхлакый чистартуны чагылдыра. Ураза гаете гаилә һәм дуслар белән аралашу шатлыгы бирә. Бу көннәрдә мохтаҗларга җылылык һәм кайгыртучанлык, шәфкатьлелек һәм юмартлык күрсәтү аеруча мөһим.

28
март, 2025 ел
җомга
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты, «ТРАНСПРОЕКТ» дәүләтнеке булмаган үсеш институты (АҖ) һәм федераль халык советы эшчәнлекләре традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуның гамәли аспектларын үстерүгә юнәлдерелгән социаль инфраструктура объектлары «МАРТ» конкурсын оештыручылар булып торалар.
Бүген кече Фәннәр академиясенең актлар залында район башлыгы урынбасары П.С. Уразайкин катнашында Зәй муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Гүзәлия Курбатова алып барды. Көн тәртибенә 3 мәсьәлә кертелгән иде.
Бүген кече Фәннәр академиясенең актлар залында гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Бүген Зәй муниципаль районы Икътисади советының чираттагы утырышы булды. Доклад белән район электр элемтәсе үзәге баш инженеры М.В. Мәгъфуров чыгыш ясады. Ул оешманың 2024 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2025 елга перспективалы үсеш планнары турында сөйләде.
"Кадрлар" милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәрнең 9 нчы сыйныф укучылары белән һөнәри юнәлешле эшлекле уеннар сериясен оештырды. Барлыгы 19 профориентация уены үткәрелде, 2024 елда-6, 2025 елда-13. Хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча һөнәри юнәлеш алуга юнәлдерелгән чараларда 385 студент катнашты.

27
март, 2025 ел
пәнҗешәмбе
Бүген «Энергетик» мәдәният йортында торак-коммуналь хуҗалык һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.
Бүген кече Фәннәр академиясенең актлар залында дүртенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының кырык җиденче утырышы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International