Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Район башлыгы татар гимназиясенең 100 балл ияләрен котлады
2025 елның 25 июне, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов Бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган укучылар белән очрашты. Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә җылы да, тантаналы да мизгелләр чәй өстәле артында дустанә сөйләшү, яшьләргә олы тормыш юлына хәер-фатиха бирү белән барды. - Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә имтиханнарны иң югары балларга бирүче укучылар булу белән без чын күңелдән горурланабыз. Кызларга, укытучыларга, мәктәп коллективына, әти-әниләргә рәхмәттән башка сүз юк. Татар гимназиясендә заманча, яхшы шартлар тудырылу үз җимешләрен бирүе дә бик куанычлы, - диде Разиф Кәримов тәбрикләү сүзләрен җиткереп. Тантанага имтиханнарны 100 баллга тапшырган Азалия Сираҗиева һәм Алсу Әхмәтҗанова әти-әниләре, педагоглары белән килгән иделәр. Азалия химиядән 100, рус теленнән 98, биологиядән 96 балл җыеп искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Аңа кадәр дә ул Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк турларында күп тапкырлар призер, ә быел биологиядән җиңүче булган кыз. Азалия киләчәктә табиб булырга хыяллана. Алсу Әхмәтҗанова рус әдәбиятыннан имтиханны 100 баллга тапшырды. Ул 9 нчы сыйныфка кадәр Югары Шепкә авылы мәктәбендә укыган, ә 10-11 сыйныфларга татар гимназиясенә килгән. Киләчәктә дизайн өлкәсендә белгеч булырга хыяллана, Казан федераль университетына керергә җыена. Җылы аралашудан соң Разиф Кәримов укучы кызларга истәлекле бүләкләр тапшырды, аларның әти-әниләрен, педагогларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Марат Мөхәммәтханов җитәкчелегендәге татар гимназиясе коллективына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз