Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәйдә аерым җылылык һәм рәхмәт хисләре белән Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләделәр
2025 елның 25 июне, чәршәмбе
Бүген "Энергетик" мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан медицина хезмәткәрләре, тармак ветераннары хөрмәтләнде. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов изге теләкләрен җиткерде. «Сез, медицина хезмәткәрләре, кеше гомерләре, кеше сәламәтлеге сагында торасыз. Табиб һөнәре заманча белем, югары фидакарьлек һәм иң югары кешелеклелек сыйфатларын таләп итә. Зәй үзәк район хастаханәсендә сайлаган һөнәренә, Гиппократ антына тугры булганнар гына эшли дип ышанам. Намуслы хезмәтегез, үз-үзегезне аямыйча район халкының иминлеге һәм сәламәтлеге турында кайгыртуыгыз өчен ихлас күңелдән зур рәхмәт сезгә! Зәй муниципаль районында халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, табибларның һәм шәфкать туташларының эш шартларын яхшырту өчен күп эшләр башкарыла. Район үзәк хастаханәсе яңа дизайнлы, заманча медицина җиһазлары булган медицина шәһәрчегенә әверелде. Узган ел йогышлы авырулар бүлегенә капиталь ремонт ясалды, аннан алда ашыгыч медицина ярдәме бүлеге яңартылган иде, быел сөт ризыкларын өләшү пунктын төзекләндерәбез. Поликлиниканың акушерлык корпусына һәм стоматология бүлегенә капиталь ремонт үткәрүгә проект әзерләү эшләре башкарылды. Татарстан Республикасының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү региональ программасы кысаларында соңгы елларда гына Кадер, Гулькин, Яңа Спасс, Кәрәкәс авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзелде, Югары Баграж авылында модульле ФАП төзелә, 11 авылда сәламәтлек саклау объектында ремонт эшләре төгәлләнә», - диде Разиф Галиевич үз чыгышында. Чара бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. 50 гә якын медицина хезмәткәренә дәүләт һәм тармак бүләкләре тапшырды. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәтенә баш табиб урынбасары Вадим Усманов лаек булды. “ТР сәламәтлек саклау өлкәсе мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе оештыру-методик бүлек мөдире Луиза Вәлиуллинага, табиб-педиатр Гөлнур Гадиевага бирелде. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары өлкән шәфкать туташы Галина Павловага, табиб-терапевт Гөлсинә Шиһаповага, министрлык Рәхмәте фельдшер Әлфия Авзаловага тапшырылды. Ә район башлыгы Мактау грамоталарына дәвалау физкультурасы белгече Любовь Соловьева, фельдшер Светлана Тазова, шәфкать туташы Елена Савгильдина, икътисадчы Вера Садыйкова, хисапчы Фәнүсә Хәмидуллина ия булдылар. Шулай ук бертөркем хезмәткәрләр район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатларын, баш табиб Мактау грамоталарын алдылар. Тәбрикләүләр район иҗат коллективлары чыгышлары белән үрелеп барды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз