Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышын үткәрде. Утырышта «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» программасы буенча башкарылган эш, яңа уку елына мәктәп маршрутларын әзерләү, пассажирлар йөртүне оештыру, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, мәктәп автобусларын әзерләү һ.б. мәсьәләләр каралды.
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты, Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Татарстан Республикасы буенча 11 нче Федераль салым хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге вәкилләре катнашында, Зәй муниципаль районының тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы узды.
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Александрович Нифатов белән берлектә Ленин урамы, Октябрь урамы, Нефтьчеләр проспекты, Казан урамы, Рәфыйков урамы, Җиңү проспекты буенча урнашкан ишегалды территорияләрен карап чыкты.