Зәй юбилярларын хөрмәтли

2019 елның 19 августы, дүшәмбе
Шушы көннәрдә Зәй шәһәрендә яшәүче Скребкова Анна Степановна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Акатьев Валерий Григорьевич һәм район мәдәният йорты автоклубы хезмәткәрләре килгән иде. Тантаналы шартларда илебез Президенты В.В. Путинның һәм район башлыгы Р.Г. Кәримовның котлау сүзләре яңгырады, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырылды. Автоклуб артистлары иң матур теләкләрен җиткерделәр һәм юбилярның яраткан җырларын башкардылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International