Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәнил улы Хафизов район башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, инфраструктура үсеше буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Александрович Нифатов белән берлектә Ленин урамы, Октябрь урамы, Нефтьчеләр проспекты, Казан урамы, Рәфыйков урамы, Җиңү проспекты буенча урнашкан ишегалды территорияләрен карап чыкты. Әлеге территорияләрдә ремонт эшләре график нигезендә алып барыла.