Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Цифралы телевидениегә күчүгә ташламалар турында
2019 елның 16 августы, җомга
Татарстан агымдагы елның 14нче октябреннән заманча цифрлы телевидениегә күчә. Телевизор цифрлы телетапшыруларны кабул итсен өчен аны көйләү мөһим. Цифрлы телевидениене тоташтыруга антенна яки приставка алуга халыкның социаль якланмаган категориясенә компенсация каралган. Цифрлы приставкаларга компенсация ТР Министрлар Кабинеты 13 июльдә кабул иткән 574нче карар буенча компенсация 1 мең сумга кадәр бәядәге приставкалар һәм 1 мең сумга кадәр антенналар сатып алу өчен билгеләнде. Ул бер мәртәбә генә бирелә. Социаль ярдәм исемлегенә җан башына айлык уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр, шулай ук җан башына айлык уртача керемнәре 20 мең сумнан кимрәк булган ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар һәм ялгыз гомер итүче инвалидлар кертелде. Моның өчен гариза бирү аена кадәр соңгы өч айда хуҗалыкның һәр әгъзасының керемен раслаган документлар, цифрлы телевидениене тоташтыруга антенна яки приставканы сатып алганны раслаучы документлар булу кирәк. Ә менә балага айлык пособие алучы гаиләләр керем турында документ тапшырудан азат ителә. Спутник телевидениесе сигналын кабул итүгә җиһазлар сатып алу чыгымнарына компенсация Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 390нчы карары (14 май, 2019 ел) нигезендә 2019 елда спутник телевидениесе сигналын кабул итүгә җиһазлар сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә җиһазның фактик бәясе күләмендә матди ярдәм күрсәтү каралды. Ул - 7300 сумнан артык булмаган ярдәм. Шунысы игътибарга лаек, компенсация алу хокукы гаиләнең берәр әгъзасына тулаем керем җан башына Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артык булмаган очракта һәм цифрлы эфир телевидениесе каплый алмаган зонада урнашкан торак пунктларында яшәүчеләргә каралган. Безнең районда әлеге зонага Керәшен Мәлеме, Югары Мәлем, Төги, Олы Батрас, Яңа Пәлчикәү, Суык Чишмә, Гүлкин авыллары керә. Татарстанда яшәү минимумы күләме 9450 сум тәшкил итә. Компенсация спутник телевидениесе сигналын кабул итүгә җиһазлар төрләре исемлегенә кертелгән җиһазлар сатып алу һәм аларны урнаштыру буенча чыгымнар күләмен исәпләүдән гыйбарәт. Компенсация алу хокукы шулай ук хуҗалыкка бер мәртәбә генә бирелә. Компенсация билгеләүне сорап, банкта яисә башка кредит оешмасында ачылган шәхси счет реквизитлары күрсәтелгән гариза; гариза бирү аена кадәр соңгы өч айда хуҗалыкның (гаиләнең) һәр әгъзасының керемен раслаган документлар; сатып алынган җиһазлар бәясен раслаучы документлар; җиһазларны урнаштыру буенча хезмәтләрне башкаруга төзелгән килешү; эшләрне башкаруны раслаган акт; спутник телевидениесе операторы (спутник телевидениесе аша сигнал кубул итү җиһазы сатып алган очракта) белән теркәлгән килешү; Россия Федерациясе законнары нигезендә эшләнгән ышанычлы кеше өчен ышаныч кәгазе; гаилә әгъзаларыннан (ялгыз яшәүчеләргә кагылмый) ирекле формада язылган шәхси мәгълүматны куллануга рөхсәт; шәхси мәгълүматны нинди дә булса органга яисә оешмага тапшырганда гариза бирүченең алар исеменнән эш итүгә вәкаләте документлары кирәк. Компенсация билгеләү өчен һәм сораулар белән Рәфыйков урамы, 10нчы йортта урнашкан социаль ярдәм күрсәтү органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Документларны исә 2019 елның 1 декабренә кадәр тапшыру зарур.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
май, 2024 ел
Чишмәләр-туган җирнең бизәге
“Салават күпере" балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүчеләр тәрбияче апалары белән бергә табигый һәм ясалма материаллардан чишмә макетын ясадылар. Балаларда чишмә макетының гамәлдә булуы аеруча соклану хисе тудырды.
«Чиста яр» акциясе
Җирдәге бер генә тереклек тә судан башка ярала да, яши дә алмый. Су – тормыш, тереклек чыганагы. Соңгы вакытта сулыкларның, елга, күл ярларының чисталыгы күп төрле сораулар тудыра башлады.
"Чиста ишегалды” экология акциясе
«ЭКОяз-2024» кысаларында «Тату гаилә» балалар бакчасында «Чиста ишегалды» акциясе үткәрелде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясе – бала тормышына тәэсир итүче мохитләрнең берсе, чөнки бала вакытының күп өлешен шунда үткәрә.
570 меңнән артык татарстанлы хезмәт кенәгәләренең электрон вариантын сайлады
Татарстанда электрон хезмәт кенәгәсен (ЭТК) сайлаучылар саны 574,3 мең кешедән артып китте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз