Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышын үткәрде. Утырышта «Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген арттыру» программасы буенча башкарылган эш, яңа уку елына мәктәп маршрутларын әзерләү, пассажирлар йөртүне оештыру, пассажирларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, мәктәп автобусларын әзерләү һ.б. мәсьәләләр каралды. Мәгълүматлар белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Гарифуллин Рамил Галиәхмәт улы, «Татнефтедор» ҖЧҖнең Зәй УАД башлыгы Ганске Александр Владимирович, Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы Печина Лилия Равил кызы, "АВТОРИТЕТ" ТК " директоры Басыров Александр Владимирович чыгыш ясады. Шулай ук спорт мәктәбе янындагы территориядә, Вәлиев һәм Газ урамнарының йөрү өлешендә, Ленин урамындагы күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрендә юл билгеләре кую һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштыру турындагы мөрәҗәгатьләр каралды. Утырышка юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Илнар Хафизов йомгак ясады.