Гулькин һәм Төги авыл җирлекләрендә авыл җыеннары үтте

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе
15 августта муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов һәм Зәй шәһәре оешмалары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашында Гулькин һәм Төги авыл җирлекләрендә халык җыеннары узды. Авыл халкына районның беренче яртыеллыгындагы социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре һәм агымдагы елга перспектив юнәлешләр буенча мәгълүмат җиткерелде. Авыл җирлекләре башлыкларының Татарстан Республикасында биш ел эчендә гамәлдә булган үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында чыгышлары тыңланды. Көн тәртибенә шулай ук авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын профилактикалау, авыл җирлекләрендәге оператив хәл мәсьәләләре дә кертелгән иде. Җыеннарга район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов йомгак ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International