ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2019 ел
сишәмбе
Бер көннең ел туйдыруы хакындагы халык әйтеменең быел җәй аеруча актуаль булуын “Зәй шикәре” агрофирмасында үз тәҗрибәләрендә беләләр.
Бүген, 19 августта «Энергия» стадионында Зәй шәһәренең «Барс» командасы һәм Әлмәт шәһәренең 2006 елда туган яшүсмерләр командалары арасында, футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең календарь уены узды.
19 август көнне Зәй-2 микрорайонында район башлыгы Р.Г. Кәримов катнашында халык җыелышы узды. Җыелыш башланганчы, шәһәр Советы депутатлары һәм оешма җитәкчеләре гражданнарны кабул итте, анда халык үзләрен борчыган сорауларны бирә алды, аларның кайберләренә гражданнар җавапларны шунда ук алды, ә җентекләбрәк өйрәнүне таләп итә торганнары контрольгә алынды.
Зәйдә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыру кысаларында район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Н.В. Нефедовның Зәй-2 микрорайонының Яшьлек урамының 1, 3 йортларында яшәүчеләр белән очрашуы булды.

19
август, 2019 ел
дүшәмбе
Зәй муниципаль районында 2019-2020 нче уку елында укучыларны 20 мәктәп маршруты буенча йөртәчәкләр.
Шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада бөртпекле культураларны урып-җыюның барышы турында сөйләде.

2019 елның 21 августында 10.00 сәгатьтән 12.00 гә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы бинасында, Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары һәм суд утырышлары сәркатипләре өчен Татарстан Республикасы Югары суды җитәкчелеге катнашында видеоконференцэлемтә режимында семинар-киңәшмә узачак.

2019 елның 20 августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре., Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры тарафыннан гражданнарны бердәм тематик кабул итү булачак.
16-18 август көннәрендә Латвия Республикасының Каунас шәһәрендә билбау көрәше буенча дөнья Кубогы узды.
18 август көнне Александр Слободасы бистәсендә «Алма спасы» бәйрәме узды. Анда Александр Слободасы бистәсе, Яңа Спас, Урсай, Иске Тәкмәк, Иске Маврин авыл клублары һәм мәдәният йортлары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International