Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында халык җыеннары дәвам итә
2019 елның 17 августы, шимбә
16 август көнне Сәвәләй һәм Якты Күл авыл җирлекләрендә халык җыеннары булып узды. Авыл җыены-ул авыл халкы һәм хакимият вәкилләре арасында үзенә күрә бер күпер. Нәкъ менә шундый очрашулар вакытында кешеләр үзләрен борчыган сорауларны турыдан-туры бирә, теләкләрен җиткерә алалар. Халык белән очрашуга муниципаль район башлыгы Р.Г. Кәримов, депутатлар, шулай ук шәһәр һәм район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре килде. Муниципаль район башлыгы авыл халкын 2019 елның беренче яртыеллыгында районның социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре һәм агымдагы елга перспектив юнәлешләр белән таныштырды. Авыл җирлекләре башлыкларының Татарстан Республикасында программа гамәлдә булган биш ел эчендә үзара салым программасы буенча башкарылган эшләр турында чыгышлары тыңланды. Көн тәртибенә шулай ук авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру, хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү, йорт хайваннары һәм кош-корт авыруларын кисәтү, авыл җирлекләрендәге оператив хәл мәсьәләләре дә кертелгән иде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге участок вәкаләтлеләре хезмәте башлыгы урынбасары В.Попов гражданнарны закон һәм тәртип сакларга, мошенниклардан сакланырга, игътибарлы һәм уяу булырга, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә карата игътибарлы булырга чакырды. Авыл халкы үзләрен борчыган проблемалары белән уртаклашты һәм күтәрелгән барлык сорауларга да тулы җаваплар алды. Җирле хакимият алга таба да үзенең эшен гражданнарның фикерен исәпкә алып, оешмалар һәм, әлбәттә инде, халык ярдәменә таянып дәвам итәчәк.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
Махсус балалар-үзенчәлекле алым: Зәйдә "Күңел халәте-сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм" проекты кысаларында чара узды
25 апрельдә балалар музыка мәктәбендә «Татарстан – Яңа гасыр»- республика иҗтимагый хәрәкәтенең күчмә чаралар циклы кысаларында «Күңел халәте - сәламәтлекләре чикле булган балаларга ярдәм» дип аталган мөһим вакыйга булып узды.
Зәйлеләр «Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» XV конференциясендә катнашты
“Форпост” хәрби-патриотик хәрәкәте җитәкчесе Алексей Борисов һәм яшьләр белән эшләү буенча белгеч Аделя Галиәскәрова “Бердәм Россия Яшь гвардиясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсенең XV хисап-сайлау конференциясендә катнаштылар.
Җиңү диктанты
24 апрельдә Зәй-2 Яшьләр үзәгендә “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Зәйдән чираттагы гуманитар ярдәм партиясе тапшырылды
Күптән көтелгән Бөек Җиңү көне алдыннан - 21 апрельдә азат итүче сугышчы һәйкәле яныннан хәрби госпитальләр һәм алгы сызыктагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар ярдәм партиясе җибәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз