ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе
Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышлар үтүе турында хәбәр иткән идек.

29
сентябрь, 2019 ел
якшәмбе
28 сентябрьдә “Йолдызлык” муниципаль балалар ял лагеренда яшьләр эшләре идарәсе туристлык слеты оештырды.

28
сентябрь, 2019 ел
шимбә
28 сентябрьдә “Зәй” агропромышленность паркы территориясендә беренче көзге ярминкә үтте.
Узган җомга кичен яшьләр көтеп алды, чарага ныклап әзерләнде. Бу көнне эшче яшьләребез арасында КВН уеннары үтте.

27
сентябрь, 2019 ел
җомга
27 сентябрь көнне Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсының зона этабы узды. Әлеге конкурсны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе оештырды.
Бүген Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышларны ачу тантанасы булды.
Бүген “Ялта-Зәй” спорт әзерлек үзәгендә чаңгычы-узышчылар арасында җәйге Татарстан Республикасы чемпионаты тәмамланды. Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчыларыбыз анда катнашып, уңышлы гына чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Татарстан Республикасының цифрлы моделе» проектын гамәлгә ашыру буенча эшче киңәшмә уздырды.

16 – 25 сентябрьдә "Энергия" стадионында тренер Илдус Сөнгатуллин истәлегенә яшүсмерләр арасында футбол буенча “Барс” спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үтте.


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада уңайсыз һава шартлары турында кисәтә, 27 һәм 28 сентябрьдә төнлә һәм иртән юлларның кайбер өлешләрендә бозлавык булырга мөмкин, аязучан болытлы һава күзәтеләчәк, бераз яңгыр,юеш кар явуы көтелә, җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә, вакыты белән 15 метрга җитәргә мөмкин, төнлә температура - +4, -1, көндез +5, +10 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International