Зәйдә беренче көзге ярминкә гөрләде

2019 елның 28 сентябре, шимбә
28 сентябрьдә “Зәй” агропромышленность паркы территориясендә беренче көзге ярминкә үтте. Район башлыгы Разиф Кәримов ярминкәнең оештырылу дәрәҗәсе, сатуга куелган продукция төрләре белә танышты, халык белән аралашты. Сатып алучыларга фермерлар үзләре җитештергән сыйфатлы продукцияне тәкъдим итте. Яшелчә, сөт ризыклары, бал, он, шикәр, ярма, балык, кош ите һәм кышка әзерләнгән продуктларны теләгән кадәр алырга мөмкин иде. Ярминкәгә бару өчен бушлай автобус маршруты оештырылды. Ул Гагарин тукталышыннан, автовокзал, яңа шәһәр аша, агропромпаркка йөрде. Сатуга куелган товарларның бәяләре дә халык өчен кулай иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International