16 – 25 сентябрьдә "Энергия" стадионында тренер Илдус Сөнгатуллин истәлегенә яшүсмерләр арасында футбол буенча “Барс” спорт мәктәбенең ачык беренчелеге үтте. Ярышларда мәгариф учреждениеләре командалары көч сынашты, барысы 130лап кеше катнашты. Әлеге чараның төп максаты – муниципаль районда балалар, яшүсмерләр арасында футболны тагын да популярлаштыру, тренер Илдус Сөнгатуллинның истәлеген мәңгеләштерү. Ул - районда физик культура усеше тарихында билгеле урын алып торучыларның берсе. Тренер спортның күп кенә төрләрен җәелдерде. Ул үзе футбол, туплы хоккей, тимераякта йөгерү, җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнде һәм ярышларда катнашып, призлы урыннар яулады. Ул спортның футбол төрен аеруча яратты, аның башлангычы белән районда “Күн туп” турниры оештырылып, уңышлы эшләп китте, бөтен гомерен спортка багышлады. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Илдус Сөнгатуллинның гаиләсе – хатыны Надежда Михайловна, балалары, спорт идарәсе башлыгы Илфат Әшрәпов, ”Барс” спорт мәктәбе директоры Камран Асадов, футбол буенча тренер Ринат Бикмиев катнашты. 2006-2007 елларда туган яшүсмерләр арасында 1нче урынны – 7нче, 2нче урынны - - 4нче, 3нче урынны татар гимназиясе яулады. 2008 елда туучы яшүсмерләрдән торган командалар арасында урыннар: 1нче урында – 2нче мәктәп, 2нче урында – 3нче мәктәп, 3нче урында – 4нче мәктәп. Җиңүче командалар кубок һәм медальләр, грамоталар белән бүләкләнде. Иң яхшы уенчылар да статуэтка һәм истәлекле бүләккә лаек булдылар.