Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесен ачыкладылар

2019 елның 27 сентябре, җомга
27 сентябрь көнне Чаллының балалар һәм яшьләр иҗат сараенда “Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе” республика конкурсының зона этабы узды. Әлеге конкурсны балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе оештырды. Ул “Җәмәгать тәрбиячеләре турында” 7нче (21.01.2009) Татарстан Республикасы Законы кысаларында, җәмәгать тәрбиячеләренең абруен күтәрү, тәҗрибә уртаклашу ,социаль яктан куркыныч, тормыш дәрәҗәсе авыр хәлдә булган балаларны тәрбияләүдә яңа методларны җәелдерү максатыннан үткәрелә. Бәйгенең зона турында 12 конкурсант катнашты. Зәй данын тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр белән эшләүдә зур тәҗрибә туплаган Гөлфия Нәсим кызы Бутакова яклады. Бәйге нәтиҗәләре буенча ул диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International