Бүген Зәйнең спорт-сәламәтләндерү комплексында Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында волейбол буенча ярышларны ачу тантанасы булды. Әлеге чара уңаеннан катнашучыларны муниципаль районның башкарма комитеты житәкчесе Илнар Хафизов, республиканың “Уңыш” физик культура һәм спорт җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүдов сәламләде. Ярышларда республиканың 8 районыннан 70тән артык кеше катнаша.