Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чарада катнашучыларны бәйрәм белән Зәй муниципаль районы башлыгы урынбасары Валерий Григорьевич Акатьев, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Габделхак кызы Хуҗина котладылар.«Пульс» клубының актив пенсионерларына Зәй муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырылды.«Энергетик»мәдәният йорты артистлары һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International