Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Зәй районында «Һөнәрләрнең күпкырлы дөньясы» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды
2019 елның 30 сентябре, дүшәмбе
27 сентябрь көнне Зәй районы Үзәк китапханәсенең уку залында 2 нче мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен «Һөнәрләрнең күпкырлы дөньясы» дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү сәгате узды. Анда Зәй халык мәшгульлеге үзәге профконсультанты Ләйсән Баһаветдинова катнашты. Әлеге чараның максаты булып яшүсмерләрнең төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйтү, хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, укучыларны аңлы рәвештә һөнәр сайлауга, һөнәрләр турында мәгълүмат эзләргә этәрү торды. Һәр кешенең тормышында, мәктәпне тәмамлаганнан соң, үзенең киләчәге турында уйланырга мәҗбүр иткән бер мизгел барлыкка килә. Һөнәр сайлау мәсьәләсе дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Һөнәр сайлау дөрес булсын өчен, бүгенге көндә иң популяр һөнәрләрне, аның кешегә куйган таләпләрен белергә, үз-үзеңне өйрәнергә кирәк. Китапханәче Лилия Хафизова үз чыгышында шулай ук китапханәдә булган әлеге тема буенча әдәбият белән таныштырды. Профконсультант Зәй районының хезмәт базарында нинди һөнәрләргә кытлык барлыгы турында сөйләде. Иң популяр һөнәрләр арасында балалар IT–белгечләр, төзелеш белән бәйле эшче белгечлекләр, инженерлар, табиблар, шәфкать туташлары, укытучы һөнәрләрен атады. Катнашучылар “Һөнәрне ничек сайларга һәм ялгышмаска" дигән видеофильм карады. Аннан соң һөнәрләр белән танышу уен формасында барды. Балалар викторина сорауларына җавап бирде, мәкальләр һәм әйтемнәр конкурсында катнашты. Чара ахырында укучыларга актив катнашкан өчен сувенирлар тапшырылды.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
апрель, 2026 ел
Паркка язгы сәфәр
Яз көне табигать җанлана. «Тату гаилә» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә бу гаҗәеп үзгәрешләрне күзәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадылар! «ЭКО яз-2026» масштаблы экологик акциясе кысаларында балалар Р.Ш. Фәрдиев исемен йөртүче паркка танышу экскурсиясе ясадылар.
Зәйдә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган чара узды
Үзәк китапханәдә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган «Батыр йөрәктә мәңгелек бар» дигән әдәби-музыкаль композиция үткәрелде.
Киләчәккә сәяхәт: балалар бакчасы көллият белән таныша
2026 елның 8 апрелендә " Кадрлар" милли проекты һәм "Балалар бакчасы-мәктәп-колледж-предприятие" исемле балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында "Салават күпере" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Зәй политехника көллиятендә булдылар.
Зәйдә кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашу булды
Бүген "Без бергә" психологик – педагогик ярдәм үзәгендә район башлыгы Разиф Кәримовның кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән традицион очрашуы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз