Бүген Зәй политехник көллиятендә муниципаль район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы һәм муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Хафизов Илнар Фәнил улы катнашында көллиятнең 40 еллыгына багышланган «Буыннар очрашуы»дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чарада ветераннар, элеккеге студентлар һәм бүген көллияттә белем алучы һәм эшләгән кешеләр катнашты. Чара мюзикл күрсәтү белән тәмамланды. 1971 елда Зәй бистәсендә 60 нчы һөнәри-техник училище, 1979 нчы елда Зәй машина төзелеше техникумы һәм 32 нче техник училище ачыла.1982 елда училище 98 нче һөнәри - техник училище, 1991 елда «Агролицей»дип үзгәртелә. 1992 елда ике һөнәри училище бердәм коллективка кушыла һәм 1994 елда училище 98 нче Лицей дип үзгәртелә. 2008 елда яңадан үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, Зәй шәһәренең ике һөнәри учреждениесе – техникум һәм лицей – уку йорты «Зәй политехника көллияте»дип үзгәртелә. 2015 елда уку корпусын һәм көллият остаханәләрен ремонтлау буенча зур эш башкарылды - биналарның, аудиторияләрнең тышкы кыяфәте үзгәрде, яңа заманча һөнәри җиһазлар урнаштырылды. 2016 елда көллияткә ресурс үзәге статусы бирелде. Бүген «Зәй политехника көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе - кырык ел элек башланган искиткеч традицияләре, бай, кызыклы тарихы булган уку йорты.