ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2019 ел
шимбә
Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концерты булды.
Район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә көзге ярминкәләр оештыруны аерым контрольдә тота, атна саен үзе әлеге объектта була, зәйлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм сыйфаты белән танышып тора. Бүген парк территориясендә чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

1
ноябрь, 2019 ел
җомга
Бүген Түбән Биш авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты.
Бүген Зәйдә капиталь ремонттан соң «Сәламәтлек комбинаты» муниципаль унитар предприятиесенең тантаналы ачылышы узды.

31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
5 ноябрьдә кичке сәгать 3тә хакимият бинасының 69 нчы кабинетында алимент мәсьәләләре белән гражданнарны кабул итү үткәрелә.
Зәй муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең караучысыз калган, ялгыз өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләләргә баруы күркәм гадәткә әверелде .
30 октябрь көнне 3 нче мәктәптә Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 4 сыйныф укучылары өчен космосны үзләштерүгә багышланган «Йолдызларга чакыручылар» дип исемләнгән тарих сәгате үткәрделәр.
4 ноябрьдә илебез Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм гасырлар һәм буыннар бәйләнешен, халкыбызның күп гасырлык гореф-гадәтләренә тугрылыкны, аның рухи көчен һәм, әлбәттә, дуслыкны символлаштыра.
30 октябрь көнне Зәй туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре 3нче мәктәпнең 1 сыйныф укучылары өчен "Нинди билге икәнен әйт?" дип аталган гамәли шөгыль үткәрделәр.

30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International