Бүген Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Бу ике бәйрәм зәйлеләр күңелендә милли бердәмлек һәм бер-береңә ярдәм итү һәм бердәмлек символы булып кала, патриотизм традицияләрен гәүдәләндерә, законлылыкны, гражданлык хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итү хакына тотрыклылык һәм татулык нигезе булып хезмәт итә. Бәйрәм кунаклары игътибарына «Энергетик» мәдәният йорты, район мәдәният йорты үзешчәннәре, «Исәнмесез» концерт төркеме, «Магия» халык - хореография төркеме, «Русская душа» халык вокаль ансамбле, Мария Никитина, Борис Гришин, Фәймә Сизова, Виктория Агашкина, Тәслимә Гәрәева, Иван Чебаков кебек аерым башкаручыларның иң яхшы номерлары тәкъдим ителде. Районның авыл җирлекләре зәйлеләргә үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр, кайнар коймак һәм чәй белән сыйладылар.