Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында җиңүче Германиягә барачак
2019 елның 30 октябре, чәршәмбе
22 - 23 ноябрьдә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә, Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә. Конкурс иң яхшы хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм аларның һөнәри осталыгын арттыру, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең абруен күтәрү максатында уздырыла. Проект «Росмолодёжь» Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның югары белем бирү оешмалары арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында җиңеп чыккан иде. Конкурста республика авыл хуҗалыгы тармагының югары яки урта һөнәри белеме һәм эш стажлары түбәндәгечә булган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге хезмәткәрләре катнаша ала: • инженер-механик, зоотехник-механизатор, механизатор», машина белән сыер саву операторы, терлекче-бозау караучы һөнәре буенча стажы кимендә 1 ел; • ветеринария табибы, терлек үрчетү буенча технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы) һөнәре буенча стажы кимендә 3 ел; • бухгалтер-икътисадчы» һөнәре буенча стажы 5 ел. Конкурс ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик эш. Белгечләр түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала: – «Иң яхшы инженер-механик»; – «Иң яхшы агроном»; – «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»; – «Иң яхшы механизатор»; – «Иң яхшы ветеринария табибы»; – «Машина белән сыер савучы иң яхшы оператор»; – «Иң яхшы зоотехник»; – «Иң яхшы терлекче-бозау караучы»; – “Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог (эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру операторы). Ә студентлар түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала: – «Иң яхшы инженер-механик»; – «Иң яхшы агроном»; – «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы»; – «Иң яхшы ветеринария табибы»; – «Иң яхшы механизатор». Конкурста җиңүчеләр һәр номинация буенча катнашучы дипломнары һәм һәм 1,2,3 урыннар өчен 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәкләр. Һәр номинациядә 1 нче урыннарны алучылар чит илгә һөнәри стажировкага бару мөмкинлеген алачак. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында диплом һәм кызыксындыру призы – 2000 сум акча биреләчәк. Конкурста катнашу өчен 10 ноябрьгә кадәр сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
1
май, 2026 ел
Район башлыгы Р. Г. Кәримовның Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлавы
Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәр-районыбыз кунаклары! Сезне ихлас күңелдән 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!
30
апрель, 2026 ел
Зәйлеләрне бәйрәм чараларында катнашырга чакыралар
Хөрмәтле райондашлар һәм кунаклар! Сезне 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәменә багышланган чараларда катнашырга чакырабыз!
Зәйдә ирекле көрәш буенча төбәкара турнир узды
29 апрель көнне Зәй шәһәренең “Старт” спорт-савыктыру комплексында ирекле көрәш буенча Россия спорт мастеры Константин Волков истәлегенә багышланган төбәкара турнир узды.
Зәйлеләр «Георгий тасмасы» Бөтенроссия акциясенә кушылды
Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан Яшьләр эшләре идарәсе белгечләре «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясенә кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз