Зәйдә ялгыз өлкәннәрне тәрбиягә алган гаиләләр игътибар үзәгендә

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе
Зәй муниципаль районында социаль өлкә хезмәткәрләренең караучысыз калган, ялгыз өлкән кешене тәрбиягә алган гаиләләргә баруы күркәм гадәткә әверелде. Шушы көннәрдә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина, “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән берлектә, шундый гаиләгә бардылар. Мондый очрашулар инде күптән формаль булудан туктады – гаилә аларга тикшерү белән түгел, ә “кунака” килүләрен көтә. Бу бару да искәрмә түгел. Әлеге очрашуның сәбәпчесе булган бабайны 2018 елда интернат-йорттан үзләренә сыендырган гаилә беренче көннән үк гаиләләренең тулы хокуклы әгъзасы итеп кабул итәләр. Килгән кунакларны бабай ачык йөз белән каршы алды, шаяртты, кызыклы мизгелләрне искә алды. Мондый “кунакка” йөрешүләр ике як өчен дә файдалы: гаилә социаль яклау органнары ягыннан ярдәм тоя, ә социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үз эшләренең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйлар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International