«Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә көзге ярминкә үтте

2019 елның 2 ноябре, шимбә

Район башлыгы Разиф Кәримов «Зәй» Агросәнәгать паркы территориясендә көзге ярминкәләр оештыруны аерым контрольдә тота, атна саен үзе әлеге объектта була, зәйлеләргә тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм сыйфаты белән танышып тора. Бүген парк территориясендә чираттагы атналык авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәдә Агросәнәгать паркы һәм җирле җитештерүчеләрнең киң ассортименты тәкъдим ителде. Шәһәр халкына үз продукцияләрен 7 фермер хуҗалыгы, 4 авыл җирлеге тәкъдим итте, алар арасында  Яңа Спас, Сәвәләй, Сармаш-Баш, Поручик авыл җирлекләре бар иде. Барлыгы 1млн. 376 мең сумлык продукция сатылган, шул исәптән: сыер ите - 420 тонна, дуңгыз ите-1 тонна, бәрәңге-10 тонна, башка яшелчәләр-4 тонна. 6 ярминкә өчен барлыгы 8 млн. 901 мең сумлык продукция сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International