Түбән Биш авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды

2019 елның 1 ноябре, җомга
Бүген Түбән Биш авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. Тантаналы чарада район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов катнашты. Түбән Биштә ремонт эшләре күп функцияле комплексларны төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программасы буенча башкарылган. 4 ай эчендә төзүчеләр тарафыннан 15 млн.сумнан артык күләмдә эш башкарылган. Бинаның фасады металлосайдинг белән җылытылган һәм тышланган, барлык коммуникацияләр – су белән тәэмин итү, су бүлү, җылылык, электр челтәрләре, вентиляция яңартылган, кабинетларга, коридорларга, холлга, 150 урынга исәпләнгән тамашачылар залына һәм сәхнәгә косметик ремонт ясалган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International