Зәйдә «Сәламәтлек комбинаты» муниципаль унитар предприятиесенең тантаналы ачылышы узды

2019 елның 1 ноябре, җомга

Бүген Зәйдә капиталь ремонттан соң «Сәламәтлек комбинаты» муниципаль унитар предприятиесенең тантаналы ачылышы узды. Объект 2008 елда файдалануга тапшырылган иде, ә быел биредә сыйфатлы капиталь ремонт ярдәмендә, шәһәр халкы өчен өр-яңа уңайлы шартлар тудырылган. Тантаналы чарада катнашучы район башлыгы Разиф Кәримов ихлас күңелдән шәһәр халкының шатлыгын  уртаклашты. Ул зәйлеләрне күптән көтелгән вакыйга белән котлады, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улына рәхмәт сүзләрен җиткерде, коллективка уңышлы эш теләде. Шулай ук Разиф Гали улы ремонт эшләрен билгеләнгән вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарган төзүчеләргә дә зур рәхмәт сүзләре җиткерде. Аеруча зур уңышларга ирешкән хезмәткәрләр Зәй муниципаль районы башлыгы һәм башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Сәламәтлек комбинатында 8 инновацион бүлмә эшләячәк: балалар, яшьләр, рус, япон, Хамам, кедр, диңгез һәм VIP бүлмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International