Зәйдә "Чакырылучы көне" үткәрелде

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Зәй политехник көллиятендә “Чакырылучы көне" хәрби техника һәм корал турында видеофильм карау белән башланып китте. Чакырылучы көнен тантаналы шартларда үткәрү күркәм традициягә әверелде. Чөнки җирдә туган илебезне саклаудан да мактаулы эш юк. Әлеге чарада Башкарма комитет җитәкчесе И.Ф. Хафизов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Зәй шәһәре һәм Зәй районы буенча бүлек җитәкчесе А.Ф.Әгъләмҗанов, дин әһелләре, солдат әнисе, Төньяк Кавказ сугышы хәрәкәтләре ветераны А.А. Миронов, шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераны Анна Ивановна Моисеева егетләргә изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә Белоруссия фронтында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннары Моисеева Анна Иван кызы һәм Лыкова Валентина Лукъян кызына «Белоруссияне немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырылды. Ә Королева Нина Сергеевнаның медален, үзе вафат булу сәбәпле, кызы Инькова Надежда Ивановнага тапшырдылар. Чара дәвамында шәһәр коллективлары кунакларны үзләренең музыкаль, хореографик номерлары белән сөендерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International