Зәйдә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация Советы утырышы узды

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе
Бүген С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча Координация Советы рәисе урынбасары В.Г. Акатьев катнашында Координацион Советның күчмә утырышы узды. Көн тәртибенә Зәй муниципаль районында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр торышына кагылышлы 4 мәсьәлә кертелгән иде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары А. Н. Симцов, Урсай һәм Түбән Биш авыл җирлекләре башлыклары Н.А. Гатина, Д.В. Насертдинов, 4нче мәктәп директоры А. Р. Ларина, Зәй микрорайонының «Билал» мәчете имам-хатыйбы Илсур хәзрәт Әюпов чыгыш ясадылар. Утырышка йомгак ясап, Координация Советы рәисе урынбасары В.Г. Акатьев Координация Советы утырышында күтәрелгән барлык темаларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм ТР милли сәясәте өлкәсендәге төп өстенлекләр кысаларында эшләргә тәкъдим итте. Шулай ук социаль челтәрләргә мониторинг ясау буенча тәкъдимнәр бирелде. Утырыш эшендә шәһәр прокуроры Р.Р. Кәримов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International