14 нче ноябрьдә Зәй шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлешле 7 нче урта гомуми белем мәктәбендә Таҗетдин Ялчыгол исемендәге IV төбәкара фәнни-гамәли укучылар һәм укытучылар конференциясе узды. Укучылар «Туган җир тарихы», «Төбәгебезнең данлыклы шәхесләре», «Иң тирән тамырлы нәсел агачы», «Музейларда халкым ядкаре» секцияләрдә үзләренең иҗади, фәнни-эзләнү эшләрен якладылар. Укытучылар өчен «Язучы, дин эшлеклесе һәм мөгаллим Т. Ялчыголның мирасын өйрәнү һәм укыту-тәрбия эшендә куллану» түгәрәк остәл эшләде. Конференциянең мәртәбәле кунаклары Русия гуманитар фәннәр академиясе академигы, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, Казан федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, Татарстанның һәм Русиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы, Зәй муниципаль районының Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Вәлиәхмәтова Миләүшә Камил кызы, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Миннулина Розалия Миннәхмәт кызы, Таҗетдин Ялчыгол дәвамчылары Гамир Госман улы Таҗетдинов, Алсу Исмәгыйль кызы Талипова, Хафизова Лилия Исмәгыйль кызы җиңүче укучыларга диплом һәм сертификатлар тапшырдылар. Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы Зәй төбәге өчен аеруча якын, кадерле, татар дөньясын аң-белемле, мәгърифәтле итәргә тырышкан Таҗетдин Ялчыгол турында сөйләде. Туган телне саклау, милли мәгарифне үстерү чарасы буларак конференция яшь буынны тәрбияләүдә аерым урын алып тора.