Зәй районында вакансияләр ярминкәсе узды

2019 елның 15 ноябре, җомга
14 ноябрь көнне Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә махсус шартлы эш урыннары тәкъдим ителде. Биредә хатын-кызлар, аерым алганда, 3 яшькәчә бала тәрбияләү буенча декрет ялында булган әниләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узды. Кондуктор, хисапчы, инженер-лаборант. “Камаз” гамәви акционерлык җәмгыятенең металл кою заводы, “Татнефтедор” җәмгыятенең Зәй автомобиль юллар белән идарәсе, “Энергетик” мәдәният сарае һәм тагын берничә оешма 140 эш урынына утызлап вакансия тәкъдим итте. Ярминкәгә килүче Ирина Бахавиева якын арада декрет ялыннан чыгачак һәм эшен алмаштырырга уйлап йөри. Мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узуы турында игъланны күргәч, язмышын сынап карарга була. Ул эш бирүчеләр белән аралашып, хезмәт шартлары турында кызыксынды. Әйтергә кирәк, ярминкәдә оешма-предприятие вәкилләре белән хатын-кызлардан кала, эш эзләүче һәр кеше аралаша алды. Аларны эш шартлары белән таныштырдылар. 20гә якын кеше консультация алды, күбесенә юнәлеш бирелде. Кирәкле эш таба алмаган гражданнарга Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында булган бүтән вакансияләр белән таныша алды. Шулай ук халык мәшгульлеге үзәге белгечләре ярминкәгә килүчеләргә һәм оешма-предприятие вәкилләренә “Работа в России” порталы мөмкинлеләре хакында мәгълүмат туплаган брошюралар, соңгыларына эш бирүчеләрнең хокуклары һәм вазыйфалары турындагы басма материаллар таратты. Моннан тыш, кызыксындырган мәгълүматны Зәй мәшгульлек үзәгендә яки 8(85558)7-15-43 телефоны буенча алырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International