ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында беренче булып мәгариф хезмәткәрләренең социаль статусын һәм һөнәри осталыгын арттыру, иҗади эшләүче педагогларны бүләкләү, инновацион педагогик идеяләрне һәм казанышларны пропагандалау, муниципаль районның иң яхшы укытучыларының педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Тормыш иминлеге нигезләре курсы буенча "Ел укытучысы" һөнәри конкурсларының муниципаль этабы бара.

10
декабрь, 2019 ел
сишәмбе
10 нчы декабрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Энергетик» мәдәният йорты мәйданын һәм Җиңү бульварын төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы узды.
10 нчы декабрь көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды.
2019 елның 12 декабрендә, гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелү уңаеннан, Зәй шәһәре прокуратурасында, Чапаев урамы, 3 нче йорт адресы буенча, Зәй шәһәре прокуроры Кәримов Ринат Рәис улы гражданнарны кабул итә. Кабул итүгә язылу 7-11-29, 7-11-79 телефоннары, шулай ук прокуратураның электрон адресы аша башкарыла.

10 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Р. Г.Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Зәй шәһәре прокуроры Р. Р. Кәримов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы А. Н. Фәсхетдинов, комиссия әгъзалары катнашында Зәй муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды.

2019 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Коррупция-хәзерге заман җәмгыятенең иң кискен проблемаларының берсе. Коррупциягә каршы көрәш һәм аңа каршы көрәш мәсьәләләренә хәзерге вакытта зур игътибар бирелә. 9 декабрьдә, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә, С. Рафыйков исемендәге Үзәк китапханәдә «Коррупция – намус дефициты» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

9 декабрь көнне Зәй шәһәрендә яшәүче Мария Платоновна Бусова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2019 елның 9 декабрендә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов рәислегендә, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Ел саен 9 декабрьдә дөньяда БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Гадәттәгечә, бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә мөһим сәяси очрашулар һәм акцияләр уздырыла, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International