Зәйдә районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

10 декабрь көнне «Энергетик» мәдәният йортында район башлыгы Р. Г.Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов, Зәй шәһәре прокуроры Р. Р. Кәримов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге башлыгы А. Н. Фәсхетдинов, комиссия әгъзалары катнашында Зәй муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Чарада шулай ук шәһәр һәм районның белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Утырышта катнашучылар үз чыгышларында балалар-яшүсмерләр арасында булган проблемалар, җинаятьләр кылу, хокук бозулар һәм аларның сәбәпләре, җәмәгатьчелеккә каршы күренешләрне башкару шартларын бетерү буенча профилактик эш алып барылуы турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International