ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген Казан Ратушасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә, Татарстан Республикасы финанс, казначылык һәм салым органнарының 2019 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2020 елга республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары буенча республика киңәшмәсе уза.

Бүген «Энергетик» мәдәният йорты каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.
13 декабрьдә "Яшьлек" боз сараенда Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган 2010 елгы командалар арасында хоккей турниры ачылды.

13
декабрь, 2019 ел
җомга
Үзбәкстан Республикасы парламентына сайлаулар 22 декабрьдә узачак. Үзбәкстан гражданнарының парламент сайлауларында катнашуга шартлар тудыру өчен, 12-18 декабрьдә Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында сайлау комиссияләре (төркемнәре) эше оештырылды.

2019 нчы елның 12 нче декабре көнне МББУ “Аксар төп гомуми белем мәктәбе”ндә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының «Әдәбият дәресләрендә шәхес тәрбияләү» темасы буенча семинар-җыелышы булып үтте.

12 нче декабрь көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Зәй муниципаль районында булды.

12
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе
12 декабрь көнне ЗАГС идарәсендә «Мин-Россия гражданины» паспортларын тапшыру тантанасы узды.
Төрле проблемалар килеп чыгу турында гражданнар «Халык контроле» нә хәбәр итә, шулай ук башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә ярдәм итә алалар.
Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне чын күңелдән Россия Конституциясе көне белән котлыйм! Моннан егерме алты ел элек референдумда илебезнең төп законы кабул ителгән иде, ул төрле милләт һәм дин кешеләре арасында гражданлык татулыгын һәм ышанычын ныгытуның ышанычлы нигезенә әверелде.
Бүген хакимиятнең кече залында Зәй муниципаль районы башлыгы Р. Г. Кәримов рәислегендә Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International