Зәйдә юбилярны котладылар

2019 елның 9 декабре, дүшәмбе

9 декабрь көнне Зәй шәһәрендә яшәүче Мария Платоновна Бусова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны шәһәр башлыгы урынбасары Елена Владимировна Недошивина һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады. Ул 1929 елның 8 декабрендә Иске Тәкмәк авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа нибары 12 яшь була. Колхозда иртәдән кичкә кадәр эшли, көчен кызганмыйча, теләсә нинди эшне башкара. Кияүгә чыга, ире белән 3 ул тәрбияләп үстерәләр. Башта гаиләсе белән Әлмәт шәһәрендә яши, аннан Зәй шәһәренә күченәләр. Ул «Уймак кыз» балалар бакчасында төнге каравылчы булып эшли һәм шуннан лаеклы ялга китә. Хәзерге вакытта улы һәм килене янәшәсендә гомер итә. Бернигә дә карамастан, Мария Платоновна узган елларны җылы хисләр белән сагынып искә алды. Юбиляр бик теләп баянда башкарылган матур җырлар тыңлады һәм үзе дә клуб хезмәткәрләренә кушылып җырлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International