12 нче декабрьдә Зәй шәһәре прокуроры Кәримов Ринат Рәис улы гражданнарны кабул итә

2019 елның 10 декабре, сишәмбе
2019 елның 12 декабрендә, гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелү уңаеннан, Зәй шәһәре прокуратурасында, Чапаев урамы, 3 нче йорт адресы буенча, Зәй шәһәре прокуроры Кәримов Ринат Рәис улы гражданнарны кабул итә. Кабул итүгә язылу 7-11-29, 7-11-79 телефоннары, шулай ук прокуратураның электрон адресы аша башкарыла. (zainsk.prok@tatar.ru). Мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме, атасының исеме тулысынча, яшәү һәм теркәлү урыны, элемтә өчен телефон номеры, мәсьәләнең асылы күрсәтелгән булырга тиеш (моннан тыш, әлеге мәсьәлә буенча шәһәр прокуратурасына мөрәҗәгать иткән булуыгызны да күрсәтергә кирәк була).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International