Зәйдә аппарат киңәшмәсе узды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

10 нчы декабрь көнне хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов җитәкчелегендә аппарат киңәшмәсе узды. Аның көн тәртибенә райондагы оператив хәл, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, авыл хуҗалыгы буенча мәгълүмат, муниципаль район Башкарма комитетының 2019 елның 11 аенда муниципаль заказ бүлеге эше, шәһәрне Яңа ел бәйрәмнәренә бизәү концепциясе мәсьәләләре кертелгән иде. Шулай ук милек салымнарын җыю, 2019 елга кар чыгаруга килешүләр төзү турында контроль сораулар тыңланды һәм контрольгә алынды. Аппарат киңәшмәсенә район башлыгы Р.Г. Кәримов йомгак ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International