«Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» Дәүләт бүләге белән «Зәй» спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Сәлахов Сирен Хәмит улы бүләкләнде

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
14 гыйнварда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең «Академия» концертлар залында «2019 елда Татарстан Республикасы спорт министрлыгының эш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Коллегия утырышында дәүләт һәм ведомство бүләкләре тапшырылды. «Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре» Дәүләт бүләге белән «Зәй» спорт мәктәбенең көрәш буенча тренеры Сәлахов Сирен Хәмит улы бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International