Район башлыгы авыл хуҗалыгы формированиеләрендә булды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендәге эш барышы белән танышты. Аның белән бергә рейдта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы һәм баш белгечләре, район бүлекчәләре һәм агрофирмалары җитәкчеләре дә катнашты. Бүгенге графикка барлыгы 9 объект кертелгән иде. Район башлыгы терлекчелек һәм сөт - товар комплексларында савым сыерларын тоту һәм ашату технологияләренең үтәлешен, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү темпларын карады. Разиф Галиевич Кәримов җайга салынган уртак эш нәтиҗәсендә район хуҗалыкларында сөт күләме артуы күзәтелә, шулай ук сыер һәм таналар бозаулату һәм орлыкландыру эше дәвам итә,- дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә 233 баш бозау алынган, 350 баштан артык сыер һәм таналар орлыкландырылган. Район башлыгы терлекчеләр алдына эшне тагында җанландыру һәм тәүлеклек уртача сөт җитештерүне 20 кг. га кадәр күтәрүгә ирешү бурычын куйды. Элеге рейдта катнашучылар ремонт остаханәләрендә булдылар, аларда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау буенча эш оешкан төстә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International