Шепкә авыл җирлегендә халык җыены узды

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Имәнлебаш авыл мәдәният йортында Югары Шепкә авыл җирлеге гражданнарының җыены булып узды. Халык белән очрашуга муниципаль район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев, район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов килделәр. Җыен эшендә шулай ук район хакимиятенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре, прокуратура, эчке эшләр бүлеге вәкилләре, депутатлар һәм авыл җирлеге халкы катнашты. Гадәттәгечә, халык җыеннары алдыннан авыл халкы яшәешне тәэмин итү хезмәтләре вәкилләренә шәхси сораулар белән мөрәҗәгать итә алды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов авыл халкын районның 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга куелган бурычлар белән таныштырды. Авыл җирлеге башлыгы А. Х.Ишматов җирле үзидарә органының 2019 елдагы эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде һәм 2020 елга бурычлар билгеләде. Шулай ук 2019 елда районның авыл хуҗалыгы өлкәсен үстерү йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар, авыл җирлекләрендә оператив хәл, Зәй муниципаль районында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү турында һәм «Сәламәтлек саклау елы»нда планлы чаралар турында мәгълүматлар тыңланды. Авыл җирлеге тормышында актив катнашканы өчен Имәнлебаш фельдшер-акушерлык пункты мөдире –фельдшер Г.М. Хәсәнова район Башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Югары Шепкә авыл җирлеге башлыгының Рәхмәт хатлары Югары Шепкә авыл мәдәният йорты директоры Р.Р. Мостафинага һәм Имәнлебаш мәдәният йорты директоры Э. Г. Әхмәтҗановага тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International