Зәй укучылары физика фәненнән олимпиаданың йомгаклау этабында җиңү яулады

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе
2020 елның 11-13 гыйнварында «Дуслык» сәламәтләндерү – белем бирү комплексы базасында «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автономияле мәгариф учреждениесе базасында физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада Зәй муниципаль районы гомуми белем бирү оешмаларында белем алучы 5 укучы катнашты. 2 нче урта мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Кузнецова Арина, 4 нче урта мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Николаев Ярослав, физика буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International