ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2020 ел
сишәмбе
Бүген район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов, хәрби комиссар А.Ф. Әгъләмҗанов Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәннәренә «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләрен тапшырдылар, аларга ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләделәр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак.
13нче мартта сәгать 10нан 12 сәгатькә кадәр Зәй шәһәре прокуратурасы бинасында (Зәй шәһәре, Чапаев урамы, 3нче йорт адресы буенча), Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары О.А. Даминов һәм Идел төбәкара табигать саклау прокуроры урынбасары А.Я.Гончарь гражданнарны кабул итәчәк.

2
март, 2020 ел
дүшәмбе
Бүген хакимияттә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәм аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов катнашында торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемнар буенча киңәшмә булды.

Кәдер авыл җирлегендә «Безгә дөньяны сакларга васыять» үзешчән иҗат район фестивале узды. Фестиваль Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан искә алу һәм дан елына багышланган.

Язгы кыр эшләренә әзерләнү һәм минераль ашламалар туплау мәсьәләләре турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.
Кичә, 1 мартта Архангельск өлкәсенең Малиновка чаңгы спорты үзәгендә чаңгы ярышлары буенча 2019-2020 еллар сезоны Россия Кубогы финалы тәмамланды, анда Татарстан командасы җиңүче булды.
1 мартта Лениногорск шәһәрендә "Лениногорскнефть" НГДУсына 75 ел тулу уңаеннан «Лениногорск шахмат легендалары» дигән блиц-турнир узды (ТР көньяк - көнчыгышының 2019 - 2020 еллардагы Блиц-лигасының V этабы.

29
февраль, 2020 ел
шимбә
Бүген мәктәп КВН лигасы сезоны ачылды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов һәм Татарстан Республикасының КВН вәкиле Руслан Харисов катнашты.

29 февраль көнне район башлыгы Разиф Галиевич Кәримов Бөек Ватан сугышы ветераннары Попова Галина Григорьевна, Лапин Николай Ермолаевич, Лыкова Валентина Лукьяновна, Емилин Василий Петровичка «Җиңүнең 75 еллыгы» юбилей медальләре тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International