Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстан аграрийлары ТИПКАда үз квалификацияләрен күтәрә алалар
2020 елның 3 марты, сишәмбе
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә, 2020 елның 3-5 мартында “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” («ТИПКА») өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә «Органик авыл хуҗалыгы» программасы буенча квалификация күтәрү курсы узачак. Агрономнар, зоотехниклар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары минераль ашламалар һәм химик чаралар кулланмыйча үстерелә торган яңа органик продукция юнәлешенә карата зур кызыксыну белдерәләр. Шуны искәртәбез, 2020 елның 1 гыйнварыннан органик продукция җитештерүгә дәүләт ярдәмен регламентлаштыручы «Органик продукция һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2018 елның 3 августындагы 280-ФЗ номерлы Россия Федерациясе законы үз көченә керде. Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров болай диде: «Органик авыл хуҗалыгы – ул перспектив юнәлеш һәм авыл хуҗалыгы продукциясенең керем китерүен, конкуренциягә сәләтен арттырачак, ул экспорт өчен яңа канал булачак». Уку кысаларында органик игенчелек һәм терлекчелек темасына түгәрәк өстәлләр уздыру планлаштырыла. Укырга килүчеләр органик авыл хуҗалыгының инновацион-цифрлы технологияләрен, Россиядә һәм чит илдә органик җитештерүне сертификацияләүне, органик чималаны эшкәртү технологияләрен, калдыксыз технологияләрне өйрәнәчәкләр. Катнашучылар шулай ук үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен җитештерүгә күчүнең план-графигын эшләү һәм яклау курсын узачаклар. «АПК өчен заманча алымнар компетентлы кадрлар, үз эшенең осталары булуны таләп итә. Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты мондый игелекле миссия белән ярты гасырдан артык шөгыльләнә инде. Россиядә һәр унынчы белемен күтәргән белгеч «ТИПКА» курсларын узган, – диде Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ректоры Николай Титов. Институтта төп өстенлек – һәр тыңлаучыга индивидуаль алым булу, дәресләрнең мавыктыргыч булуы, алдынгы практикаларны һәм дөнья тәҗрибәсен өйрәнү, танылган галимнәрнең, югары дәрәҗәле профессионал-практикларның чыгыш ясавы. Институтта бөтен уңайлыклары белән кунакханә, төрле милли кухня ризыклары белән кафе-ашханә, машиналар өчен тукталу урыны бар. Белешмәләр өчен телефон: 277-81-67, электрон адрес: tipkia@mail.ru, tipka_umo@mail.ru.
Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
май, 2026 ел
Зәйдә Җиңү көненә багышланган җиңел атлетика эстафетасы узды
Бүген Зәйдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.
Балалар бакчасында - «Эколог көне»
«Миләшкәй» балалар бакчасының уртанчылар төркемендә «Эколог көне» дип аталган ачык дәрес узды.
«Зәй-2» Яшьләр үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Хәтер шәмнәре» кабызды
Бөек бәйрәм - Җиңү көне алдыннан зәйлеләрнең үсеп килүче буыны “Хәтер нуры” бөтенроссия акциясенә кушылды.
Зәйдә Җиңү байрагын күтәрделәр
Зәйдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Җиңү байрагын күтәрү тантанасы булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз