Зәйдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемнар буенча киңәшмә узды

2020 елның 2 марты, дүшәмбе
Бүген хакимияттә район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов һәм аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Н.А.Нифатов катнашында торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыемнар буенча киңәшмә булды. Киңәшмәдә торак оешмаларының ресурс белән тәэмин итүче предприятиеләр алдында бурычлары турында мәгълүмат яңгырады. Шулай ук ишегалды территорияләрен, юлларны, тротуарларны чистарту мәсьәләләре дә каралды. Бу юнәлештә районда планлы эш алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International