Кәдер авыл җирлегендә «Безгә дөньяны сакларга васыять» үзешчән иҗат район фестивале узды. Фестиваль Россия Федерациясендә Җиңүнең 75 еллыгы һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан искә алу һәм дан елына багышланган. Концерт бер сулышта, җылы иҗади моһиттә узды. Сәламләү сүзе белән Кәдер авыл җирлеге башлыгы Рәис Нуруллин һәм башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Резидә Гомәрова чыгыш ясады. Чарада Әхмәт авылыннан тыл ветераны Сәетов Фәиткә “Җиңүнең 75 еллыгы” медале тапшырылды.