1 мартта Лениногорск шәһәрендә "Лениногорскнефть" НГДУсына 75 ел тулу уңаеннан «Лениногорск шахмат легендалары» дигән блиц-турнир узды (ТР көньяк - көнчыгышының 2019 - 2020 еллардагы Блиц-лигасының V этабы). Һәр номинациядә (абсолют зачет, хатын - кызлар, ветераннар, егетләр, малайлар, кызлар-барлыгы 6 номинация) җиңүчеләр кубоклар, медальләр, грамоталар, призлар белән бүләкләнделәр. Васильев Василий Николаевич тәрбияләнүчеләре түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәттеләр: 2010 елда туган һәм аннан кечерәк малайлар һәм кызлар арасында Агеев Кира 1 урынны, Боробов Александр 3 урынны яулады.