ЯҢАЛЫКЛАР


29
февраль, 2020 ел
шимбә
29 февраль көнне "Энергетик" мәдәният йорты каршындагы мәйданда Кыш озату – халык күңел ачу чарасы узды.
Район икътисади советының чираттагы утырышы 2020 елның 29 февралендә булды.

28
февраль, 2020 ел
җомга
Тыл ветераны Гыйльфанов Гамирҗан Хаҗетдин улы бүген юбилеен билгеләп үтә.

Бүген Сармаш-Баш авыл җирлегендә район башлыгы урынбасары В.Г. Акатьев һәм авыл җирлеге башлыгы Р.М. Фәсхетдинов тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырдылар, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга ныклы сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 февралендә кабул ителгән карары нигезендә авылда һәм шәһәр тибындагы поселокларда яшәүче 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга өченче һәм аннан соң туган балалары өчен 100 мең сум күләмендә бер мәртәбә түләүләр биреләчәк.

Зәйдә "Өлкән яшьтәге авыру кешеләргә һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүчеләр мәктәбе"  укытучылары өчен семинар узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
Бүген хакимиятнең кече залында муниципаль район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов рәислегендә наркотикларга каршы көрәш район комиссиясе утырышы узды.

27
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе
27 февральдә «Энергетик» мәдәният сараенда «Созвездие-Йолдызлык-2020» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале шәһәр этабы узды.
3 мартта 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары гражданнарны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International